top of page

Мин Зәкиев Динар Тәнзил улы. Татарстанның Актаныш районы Богады авылында тудым. Хәзер 2 сыйныфта укыйм. 1 класста чагымда кулыма Мәдәни көндәлек тоттырдылар. Әти-әниләр белән төрле җирләргә барып, фотога төшеп, әлеге көндәлеккә күргән-белгәннәрне тутырырга кирәклеге аңлатылды. Укытучы апа белән  иң элек мәктәбебездәге "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт иттек. Ул безнең районыбыздагы иң матур,  бай музейларның берсе. Музейдагы  материалларны өйрәнү һәркемгә файдалы булыр иде. Әлеге сайтымда мин  Сезне сәяхәткә дәшәм, ә инде кызыксынучылар булса, мәктәбебезгә кунакка дәшәм. 

Сайтыма рәхим итегез!

bottom of page